Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Гай Таһиров иҗатын Россия галимнәре бәяли
Быел Татарстанның халык артисты, балетмейстер, педагог Гай Таһировка 110 ел тулды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан,1 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 11 декабрьдә Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Гай Таһировның тууына 110 ел тулуга багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булачак. Аның темасы - "Халык биюләре һәм хореографик сәнгать: традицияләре һәм бүгенгесе". Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агетлыгы хәбәрчесенә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Театр һәм музыка бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Галимова хәбәр итте.
Конференциядә:
- хореографик фольклорның актуаль проблемалары һәм аның сәхнә сәнгатендә гәүдәләнеше;
- халык биюләренең этник үзенчәлекләре;
- белем бирү һәм мәдәният контекстында профессиональ хореография;
- фольклор биюләрен өйрәнеп тикшерүнең нәзари аспектлары;
- аларны тормышка ашыруның гамәли формалары каралачак.
Шулай ук Таһиров мирасы, балет сәнгатендә, халык биюләрендә аның чагылышы, бүгенге хореографиядә традицион фольклор жанрын өйрәнү, саклау һәм үстерү проблемалары да тикшереләчәк.
Конференциядә Санкт-Петербург, Мәскәү, Анкара, Баку, Астана һ.б. шәһәрләрдән дә галимнәр килүе көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз