news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гәүһәр Хәсәнова: Әтинең әсәрләрен укыганда аларның кинематографик булуын күрә идем

Казанда Мөхәммәт Мәһдиевның «Кеше китә – җыры кала» повесте буенча төшереләчәк сериал өчен кастинглар узды

Гәүһәр Хәсәнова: Әтинең әсәрләрен укыганда аларның кинематографик булуын күрә идем
фото: Рузилә Мөхәммәтова

Казанда Мөхәммәт Мәһдиевның «Кеше китә – җыры кала» повесте буенча төшереләчәк сериал өчен өч көн дәвамында кастинглар узды. 20 серияле итеп планлаштырылган телесериалны «Татарстан Яңа гасыр» телеканалы белән «Ватан XXI гасыр» кинокомпаниясе төшерә.

«Сериалның язгы кадрлары апрель аенда төшерелә башлаячак», – диде проектка чакырылган режиссер Александр Далматов.

Кастингларның беренче көне Кариев театрының Кече залында, тагын ике көне Сәйдәшев музеенда барды. Кастингларда Татарстан театрлары артистлары, шулай ук Казан театр училищесы студентлары катнашты.

«Аллаһка тапшырып зур эшкә тотындык. Кызыклы эш булачак. Мин гомеремдә беренче тапкыр кастингта катнашам. Режиссёр миңа катнашырга рөхсәт бирде. Бу бик катлаулы эш икән», – диде кастингта рольгә дәгъва итүчеләрне күзәтергә килгән Гәүһәр Хәсәнова – Мөхәммәт Мәһдиевның кызы.

Ул элек-электән әтисенең әсәрләрен укыганда аларның кинематографик булуын күрүенә басым ясады. «Аларда әзер мизансценалар бар иде, образлар бик ачык һәм җете иде. Аларны сүз белән дә, караш белән дә, үз-үзләрен тотышлары белән дә әзер образ буларак уйнарга җайлы кебек иде», – дип дәвам итте әтисе иҗатын яхшы белгән, Мөхәммәт Мәһдиевнең 10 томлыгын әзерләгән Гәүһәр Хәсәнова.

«Ниһаять, күпме еллар узгач Александр Далматов, аңарчы Миләүшә Айтуганова шуны тотып алдылар – әтинең әсәрләре кинога җайлы ятачагын күреп алдылар. Мин моңа бик шат. Әти әсәре буенча төшерелгән «Без 41 ел балалары» фильмы тәнкыйтькә дә эләкте, ләкин беренче тәҗрибә буларак, бик уңышлы проект булды. Чөнки Мәһдиев галәме беренче тапкыр кино караучылар өчен ачылды. Александр Далматов тагын да зуррак проектка тотына. Аллаһ ярдәме белән бу бик матур сериал булачак», – диде ул.

Гәүһәр Хәсәнова фикеренчә, кастингта утыру геройларны тагын да эчтәнрәк тоярга мөмкинлек бирә. Чөнки биредә аның үз карашы белән башкаларның карашы тоташкан. «Әсәрдәге персонажлар – Васфикамаллар, Хәкимуллалар тагын да ачыграк күренә башлады. Артистларның уйнап күрсәтүен карыйсың да, чыннан да шулай бит дип уйлап куясың», – диде ул.

Шушы көннәрдә рольләрне башкаручылар билгеле булачак.

Телесериал Татарстанның Теләче, Арча, Әтнә, Саба, Питрәч районнарында төшереләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100