Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Гәүһәр» мәчетендә махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре белән очраштылар
Татарстан Диния нәзарәте мөхтәсибәтләрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү буенча чаралар дәвам итә. Мәсәлән, Бөгелмә шәһәренең «Гәүһәр» мәчетендә махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре белән чираттагы очрашу узды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарага каһарманнарның 30 дан артык туганы – әниләре, хатыннары, апалары, якыннары җыелды.
Бөгелмә районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов ихластан махсус хәрби операциядә якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклашты. Үзенең вәгазендә ул һәлак булганнар өчен дога кылуның мөһимлеген, шулай ук авыр вакытларда сабырлык һәм ныклык күрсәтү һәм бер-береңә ярдәм итү кирәклеген ассызыклады. Хәзрәт Аллаһка ышану һәм бер-береңә ярдәм итүнең иң авыр сынауларны да җиңеп чыгарга булышуын искәртте. Вәгазьдән соң имам аларны борчыган сорауларына җавап бирде.
Алар шулай ук экскурсия вакытында мәчет тарихы белән таныштылар: кунакларга мәчетнең әһәмияте һәм җәмгыять тормышындагы урыны турында сөйләделәр.
Очрашуга килүчеләр, авыр вакытларда аралашып һәм үзара ярдәмләшеп яшәүнең мөһимлеген ассызыклап, мондый очрашуларны дәвам итәргә теләк белдерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз