news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Gauga төркеме юбилее уңаеннан La Primavera оркестры белән концерт куя

Gauga төркеме юбилее уңаеннан La Primavera оркестры белән концерт куя
Салават Камалетдинов

14 октябрь 19.00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Gauga альтернатив музыка төркеме, ун еллык юбилее уңаеннан La Primavera Казан камера оркестры белән бергә үзенең иң шәп җырларын башкарачак.

«Бу — татар музыкасы тарихында шундый форматтагы тәүге концерт. Барлык аранжировкалар да Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге оркестр өчен яраклаштырылган. Алар һәрвакытта экспериментларга ачык, поп- һәм рок- юнәлешләрендә иҗат итүчеләр белән уйнау тәҗрибәләре бар. Хәтта Gauga төркеменең иҗатын «яттан белгән» тыңлаучы да аларның музыкасын яңа яктан ачачак», - дип хәбәр итә Yummy music лейблы матбугат хезмәте.

Төркемнең фронтмены Оскар Юнысовның иҗат юлы ун ел элек, Yummy Music татар инди-лейблы белән танышудан башланган. «Шул вакыттан бирле Gauga - Казан, Уфа, Мәскәү концерт мәйданнарының көтелгән кунагы, «Tat Cult Fest», «Мин татарча сөйләшәм», «Ural Music Night» һәм «Тангыра» фестивальләренең катнашучысы», - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100