news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

GAUGA төркеме Казанда Яңа ел алдыннан концерт куя

Концертта тамашачы яратып кабул итеп алган җырлар яңгыраячак: «Диңгез», «Яңгыр астында», «Читлек», «Сәфәр» һ.б.

GAUGA төркеме Казанда Яңа ел алдыннан концерт куя
Салават Камалетдинов/архив

24 декабрь «Островский» лаундж-барында GAUGA төркеменең концерты узачак.

«Концертта тамашачы яратып кабул итеп алган җырлар яңгыраячак: «Акыллым»нан алып, «Аламам»га кадәр. «Диңгез», «Яңгыр астында» кебек моңлы композицияләрне җырларга һәм «Читлек», «Сәфәр»не дә искә төшерергә әзерләнегез», - дип хәбәр итә Yummy music лейблы матбугат хезмәте.

Төркемнең концерты быел Татарстан Милли китапханә террассасында узган булган. «Матур җәйге кичтә, кояш баткан вакытта Казансу һәм шәһәрнең матур күренешләре фонында концерт булган иде. Анда өч 300гә якын кеше җыелды. Бу юлы төркем үз тыңлаучыларын Яңа елга кала бер атна алдан кышкы салкын кичтә җыеп, матур җырларын яңгыратачак. Сәхнәдә төркемнең тулы составы булачак», - диелә хәбәрдә.

Бүгенге көндә GAUGA төркеме дүртенче альбомын әзерли һәм тиздән аны яздыра башлаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot