news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Gauga татар рок төркеме кабаттан La Primavera оркестры белән концерт куя

Gauga татар рок төркеме кабаттан La Primavera оркестры белән концерт куя
Фото: "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Gauga татар рок төркеме кабаттан La Primavera камера оркестры белән концерт куя. Беренче концерт 2023 елның ноябрь аенда узса, икенчесе 2024 елның 6 апрелендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә булачак. Концертның махсус кунагы булып, Burelar башкорт рок төркеме чыгыш ясаячак, дип көтелә.

«Үзенең кабатланмас яңгырашы һәм илһамландыра торган текстлары белән билгеле Gauga төркеме тамашачысын кабат зур концерт белән куандырырга җыена. Татар рок музыкасының ихласлыгы һәм энергетикасы классик La Primavera кыллы оркестры белән берләшеп, тамашачыларга онытылмаслык тере тавыш тылсымын бүләк итәчәк», – дип хәбәр итә Yummy Music лейблы.

Gauga һәм La Primavera оркестрының беренче уртак концерты аншлаг белән октябрь аенда узды һәм тамашачының җылы кайтавазын җыйды. Татар рок музыкасын яратучылар төркемнең иң яхшы композицияләрен оркестр белән эшләнгән яңа аранжировкада ишетте. Мондый уңыштан соң, проектның дәвамы булачагы билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot