Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
GAUGA рок төркеме мәхәббәт турында «Кәмфит» дип аталган яңа альбом чыгарды
Альбомда кыю һәм үткен мәхәббәт турында тугыз җыр урын алган.
Казан GAUGA рок төркеме «KAMFIT» дип аталган яңа альбом чыгарды. «KAMFIT» – кыю һәм үтемле татар мәхәббәте турында сөйләгән тугыз җырдан торган альбом», – дип хәбәр итә Yummy Music лейблы.
Материал Уфа шәһәрендә яздырылган. Саундпродюсеры – танылган тавыш режиссеры Михаил Кузьмичев.
Төркемнең солисты Оскар Юнусов сүзләренчә, альбомдагы җырларның һәммәсен мәхәббәт темасы берләштереп тора. Ул яңа альбомдагы иң яраткан җыры турында да сөйләде.
«Тугыз җыр арасында үземә иң якыны – «Җил». Язылу тарихы болайрак булды: өйгә кайтышлый кинәт җил исеп куйды, борынга бер парфюм исе бәреп керде. Ул вакытта бу парфюм бик сирәк очрый торган һәм кыйбатлы санала иде. Шул искән җил күңелемдә төрле хисләр уятты, мин аларны җырга салдым. 14 еллык иҗатымда бу җыр хисләремне төгәл итеп сүзләр белән тасвирлый алган бердәнбер очрактыр, мөгаен. Төркемдәге егетләр дә җиткерәсе килгән тойгыларымны аңлап, туры килешле аранжировка ясадылар», – диде Оскар Юнысов.
Альбомны яздыруга Швейцариядә яшәүче татар егете Гадел Ризаев, «Туган авылым» туристик үзәге һәм «Туган Батыр» әдәби проекты директоры Радик Абдрахманов та теләктәшлек күрсәткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз