Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Gauga» альтернатив музыка төркеме Россия буйлап концертлар куя башлаган
Төркемнең солисты Оскар Юнысов сүзләренчә, барлык җырлар татар телендә яңгырый.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Gauga» альтернатив музыка төркеме Россия шәһәрләре буйлап «Җил» дип исемләнгән яңа концертын тәкъдим итә. Концерт туры 17 апрельдә Казанда Милли китапханәнең конференц-залында тәмамлана.
«Гауга» төркеме сигез ел дәвамында үз тыңлаучыларын тапты һәм татар телле музыкага мөнәсәбәтне үзгәртә алды. Чыгыштан соң еш кына: «Татар теленең мондый форматта да яңгырый алганын белмәдек», — дигән сүзләрне ишетәбез», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Оскар сүзләренчә, аларның гастрольгә чыгулары беренче тапкыр түгел. «Концертларны үзебез оештырабыз. Минемчә, безнең музыка күбрәк шәһәр тыңлаучысы өчен. Җырларны үзебез язабыз һәм алар барысы да татар телендә», — диде ул.
Музыкант соңгы өч ел эчендә төремдә шактый үзгәрешләр булганы хакында да искәртте: музыкантлар алмашынган, яңа материал тупланган.
«Безне тыңларга башка милләт кешеләре дә килә. Мәскәү һәм Санкт-Петербургта татар яшьләре бар, алар да концертларыбызга йөри», — диде солист.
Оскар Юнысов дүртенче апрельдә Уфада куелган концертны иң яхшысы дип бәяләде. «Монда барысы да бар иде: төркемнең берләшүе, техник әзерлек, тавыш сыйфаты, эшкәртмәләр, тамашачы белән аралашу һ.б», — диде ул.
Аның сүзләренчә, төркем 12 апрельдә Мәскәүдә, 15 апрельдә Санкт-Петербургта һәм 17 апрельдә Казанда чыгыш ясаячак. «Репертуарда яңа җырлар тәкъдим ителәчәк һәм җанатарлар белән дусларча аралашу булачак», — ди музыкант.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз