news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Гатин: Татарстан Россия-Африка мөнәсәбәтләрен үстерүдә мөһим роль уйный

Мәскәүдә «Рухи күперләр: Россия һәм Африка. Тынычлык һәм иҗат хакына диалог» дип аталган халыкара конференция узды, анда Африканың төрле илләреннән мөселман дин эшлеклеләре җыелды.

«Африка ислам дөньясында киң тәкъдим ителгән. Илебез күзлегеннән караганда, алар белән хезмәттәшлектә мөселман юнәлеше әлегә 100 процентка үсеш алмаган, бу уңайдан эш бара. Әлеге эшне җайга салуда Татарстан зур роль уйный», – дип билгеләп үтте ТР Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин «Татар-информ» белән әңгәмәсендә.

Ул Россия һәм Африка арасында мөнәсәбәтләрне җайга салуда әле Советлар Союзы вакытында ук Африка илләренә күрсәтелгән ярдәм зур урын биләвен, ләкин хәзер Россия Федерациясенә дә бу мәсьәләгә актив кушылу мөһим икәнен искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot