news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Гасырлар авазы» журналының яңа саны тәкъдим итә

«Гасырлар авазы» журналының яңа саны тәкъдим итә

(Казан, 21 декабрь, «Татар–информ»). Казан университетының 200 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышының 60 еллыгына багышланган рубрикалар «Гасырлар авазы» тарихи–документаль журналының быелгы икенче санын ача.

Яңа санда япон тикшеренүчесе М.Хамамотоның «XVIII гасырның беренче яртысында йомышлы татарларны христианлаштыру турында» мәкаләсе басылган. Р.Насыровның узган ел табылган архив документы – XVII гасыр ахырының татар тарихи–публицистик әсәрләр исемлеге «Дәфтәр–и–Чыңгыз–намә»гә багышланган материалы да бик кызыклы.

Яңа санда шулай ук ТР Фәннәр академиясе академигы И.Таһировның 1991 елның август вакыйгалары турында мәкаләләре дәвамы белән танышырга мөмкин. 1920-1930 елларда милли көрәш данын бөтен илгә тараткан Казан Сабантуйлары батыры Шәйдулла Хәйруллин турында материалны физкультура һәм спортка багышланган сәхифәдә укырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100