news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Гасырлар авазы” журналында – күренекле морзалар нәселләре тарихы
Ноябрь аеда “Гасырлар авазы-Эхо веков” журналының чираттагы саны дөнья күрде
Скопировать ссылку
(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Ноябрь аеда “Гасырлар авазы-Эхо веков” журналының чираттагы саны дөнья күрде. Әлеге матбугат басмасын ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе чыгара.
Укучылар игътибарына X-XIII гасырлардагы Болгар дәүләте символлары, 1920-1930 елларда Казан губерниясе архивында Иосиф Покровскийның эшчәнлеге, Польша һәм Россиянең танылган тел белгече Иван Бодуэн де Куртенэ мирасы, Молоствовлар фамилияле морзалар нәселе яшәгән Долгая Поляна утары тарихы турында сөйли торган язмалар тәкъдим ителә.
Быелның яз-көз айларында Татарстанның Милли музеенда үткән “Морза Йосыповлар тарихы. Казан-Петербург-Париж” күргәзмәсенә һәм Казан ханлыгы төзелгән вакытта болгарлар биләмәләренә багышланган мәкаләләр укучыда тирән фикерләр уятыр.
Журнал Бөек Ватан сугышында җиңүебезгә 65 ел тулуга багышланган язмаларны да бастыруны дәвам итә. Мәсәлән, ноябрь санында Бөек Ватан сугышында катнашучылар тарафыннан фронтта язылган, бүгенге көндә ТР тарихи-сәяси документларның Үзәк дәүләт архивында сакланган көндәлекләр, РФ Оборона министрлыгы Үзәк һәм Россия дәүләт хәрби архивлары тупланмаларында Татарстанда туып үскән сугыш батырлары хакындагы материаллар турында белеп булачак.
Укучы игътибарын шулай ук күренекле татар шагыйре, нәшир, алтынчы-сәнәгатьче Закир Рәмиев тууына - 150 ел, Казанда беренче телеграф станциясе ачылуына - 150 ел, Татарстанның халык артисты Фәйзулла Туишев тууына 125 ел тулуга багышланган мәкаләләр җәлеп итәр дип уйланыла. Басманың бу саны үзенчәлекле фотосурәтләр белән бизәлгән, дип хәбәр итә Баш архив идарәсенең матбугат үзәге.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2