news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Гасырлар авазы – Эхо веков» журналының яңа саны чыкты

Журналда Бөек Россия инкыйлабының 100-еллыгына багышланган рубрика урнаштырылган.

 (Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). «Гасырлар авазы – Эхо веков» фәнни-документаль журналының чираттагы саны (2017 ел - № 1/2) басылып чыкты. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетыннан хәбәр иттеләр.

Яңа номерны 1917 елгы Бөек Россия инкыйлабының 100-еллыгына багышланган рубрика ача. Шулай ук журналда Татарстан Республикасы армия, авиация һәм флотка ярдәм итү ирекле җәмгыятенең 90-еллыгына, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 80-еллыгына багышланган һәм башка мәкаләләр тәкъдим ителә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot