news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Гасыр музеен сайла» дип аталган яңа тавыш бирү башлана

Нәтиҗәләр 30 августта ясалачак.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). ТАССРның 100 еллыгына багышланган сайтта «Гасыр музеен сайла» дип аталган тавыш бирү башлана. Бу хакта сайтта хәбәр ителә.

ТАССРның 100 еллыгы сайтында үзегезнең иң яраткан музей өчен тавыш биреп була.

«Нәтиҗәләр Татарстан Республикасы көне алдыннан 30 августта ясалачак. Җиңүче музейлар истәлекле бүләкләр белән һәм ТАССРның 100 еллыгы символикасы белән бүләкләнәчәк. Иң мөһиме — аларда яңа килүчеләр саны артыр, һәм, бәлки, яңа проектлар өчен идеяләр дә булыр», диелә бу хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot