Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Гашыйклар тавы» фильмының бер өлеше Белоруссиядә төшерелә
Татарстанда төшерелә башлаган «Гашыйклар тавы» фильмының бер өлеше Белоруссиядә төшерелә. Сценарий авторы, режиссер Салават Юзеев һәм продюсер Миләүшә Айтуганова катнашындагы төшерү командасы хәзер Белоруссиядә.
«Фильм Минскида урнашкан «Беларусьфильм» киностудиясе территориясендә төшерелә», – дип хәбәр итә «Татаркино»ның матбугат үзәге.
«Гашыйклар тавы» фильмын төшерү командасы җәйге һәм көзге чорны төшергән иде инде. Хәзер кышкы сугыш күренешләрен төшерәбез. Сценарий буенча герой сугышка, аннары концлагерьга эләгә. Бу күренешләрне төшерү өчен «Беларусьфильм» мәйданчыгы бик уңайлы», – дигән Миләүшә Айтуганова.
- «Беларусьфильм» киностудиясе Белоруссия киноиндустирясенең алдынгы предприятиеләреннән санала. Биредә 650дән артык нәфис фильм, 2000гә якын документаль һәм 300гә якын анимацион фильм төшерелгән.
- Леонид Нечаевның «Приключения Буратино» һәм «Про Красную Шапочку», Виктор Туровның «Я родом из детства», «Война под крышами», «Люди на болоте», Михаил Пташукның «В августе 44-го...», Игорь Добролюбовның «Белые Росы» фильмнары «Беларусьфильм» киностудиясендә төшерелгән.
- Соңгы елларда киностудия үзенең матди-техник базасын модернизацияләүгә зур игътибар бирә. Заманча җиһазланган павильоннар, кино төшерү техникасының күплеге яңа проектлар буенча иркен эш итү мөмкинлеге тудыра.
- Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» әсәре 1986 елда язылган. 2014 елның 30 ноябрендә Тинчурин театрында премьерасы була. Әсәр 1992 елда Чаллы татар дәүләт театрында куелган.
- Улы Салават Юзеев – халык шагыйре Илдар Юзеев әсәрләренең бердәнбер варисы.
- «Гашыйклар тавы» фильмы «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау дәүләт программасы» кысаларында төшерелә башлаган иде. Шулай ук тулы метражлы фильм төшерү өчен бирелә торган Татарстан Хөкүмәте субсидиясенә дә ия булды. Фильмга 50 миллион сум федеральгрант та бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз