Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Гашыйклар тавы» фильмын төшереп бетерү өчен 50 млн сум федераль субсидия бирелгән
Халык шагыйре Илдар Юзеев әсәре буенча Татарстанда төшерелә башлаган «Гашыйклар тавы» фильмы федераль субсидиягә ия булган. Киноны төшереп бетерергә 50 миллион сум субсидия бирелгән.
«Ун еллап Мәскәүдән кино төшерергә акча алганыбыз юк иде. «Гашыйклар тавы»на Россия субсидиясен алдык. Без Мәскәү партнерлары белән бергәләшеп эшләдек. Бу кино өлкәсендә 2023 елның бик яхшы нәтиҗәсе», – диде «Татаркино» оешмасы директоры, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова.

«Безнең әле төшерелмәгән 10-12 смена бар. Сугышка бәйле сәхнәләрне төшерергә Белоруссиягә барырга әзерләнәбез. Андый экспедиция күп акча тора», - диде ул.
Халык шагыйре Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» әсәре буенча фильм «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау дәүләт программасы» кысаларында төшерелә башлады. Мәдәният министрлыгы тарафыннан җирле кинематографистларга субсидия хисабына фильм төшерү өчен ел саен оештырыла торган конкурс кысаларында 2 млн сум өстәмә акча бирелгән иде.

- Фильмның сценаристы һәм режиссеры – Илдар Юзеевның улы, варисы Салават Юзеев. Фильмның идея авторы һәм продюсеры – «Татаркино» оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова.
- Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев «Гашыйклар тавы» повесть-поэмасын 1985-1986 елларда язган. Әсәр 1992 елда Чаллы татар дәүләт театрында куелган.
- «Вакыйгалар Таллыкүл авылы янындагы сакраль тау тирәсендә бара. Тауны җимерергә җыенганда Ясминә карчык аны сакларга чыга. Властьтагылар карчыкка улы аша басым ясарга тырыша. Вакыйгалар 1941-42 елларда, 1950 елда, 2000 елларда һәм бүгенге көннәрдә бара. Кинода нигездә җирле актерлар төшә, шул исәптән, Рафик Таһиров. Рольләрнең берсенә Сергей Шакуровны чакырырга планлаштыралар», диелгән фильмның заявкасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз