Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гашура көне 2025: Тарих, гореф-гадәтләр һәм мөселманнар өчен әһәмияте
Ислам календарендә үзенчәлекле даталар бар. Гашура көне – шуларның берсе. Ул пәйгамбәрләр тарихы белән генә түгел, хәйриячелек һәм ураза тоту белән дә бәйле. Әлеге көн иман, тәүбә, шөкер итүнең мөһимлеген ассызыклый. Гашура көнен ничек итеп үткәрү турында – «Татар-информ» материалында.
Уйлану, тынычлык һәм рәхмәт белдерү көне
Гашура – ислам календаре буенча Мөхәррәм аеның унынчы көне, бу – гыйбадәт кылу, рәхмәт әйтү һәм ураза тоту мөмкинлеге. Гашура көне югары рухи кыйммәткә ия. Гашура көнендә ураза тоту сөннәт дип санала һәм ул тыйнаклык, чистарыну, диндарлыкка омтылу дигән мәгънәне аңлата. Күп кенә мөселманнар Гашура көнендә генә түгел, ә бер көнгә иртәрәк яки соңрак – мөхәррәм аеның 9 яки 11 көнендә дә ураза тоталар.
Дин белгече, мөфти Фәрит Сәлмән «Татар-информ» белән әңгәмәдә Гашура көненең бер үк вакытта шатлыклы һәм фаҗигале вакыйгалар белән бәйле булуын билгеләп үтте.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Гашура көне – Аллаһ якын пәйгамбәрләренә яхшылык кылган, игелек өләшкән көн. Бу көнне Идрис, Нух, Муса, Гайсә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм аерым билгеләп үтелгән. Шул ук вакытта бу көнне мөселман дөньясында зур фаҗига булганын да беләбез – Пәйгамбәр Мөхәммәд хәзрәтнең оныгы Хөсәен ибн Али үтерелә. Шуңа күрә бу бер үк вакытта шатлыклы да, кайгылы да көн. Коръәндә «без көннәрне алмаштырабыз» дигән аять бар. Бу шатлыклы көннәрне кайгылы көннәр алыштыра, ә кайгылы көннәргә алмашка шатлыклы көннәр килә, дигәнне аңлата. Кеше һәрвакыт шатлыкта гына яки кайгыда гына яшәми. Шуңа күрә бу истәлекле көн шатлык һәм кайгының бер-берсе белән янәшә торуын күрсәтә», – дип аңлатты Фәрит Сәлмән.
Быел Гашура көне 5 июльгә туры килә. Ислам календаре ай циклына нигезләнгән, шунлыктан дини көннәрнең даталары ел саен күчерелә – Гашура көне төрле ай һәм көннәргә туры килергә мөмкин.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Гасырлар төпкеленә барып тоташкан тарих
Фәрит Сәлмән әйтүенчә, мөселманнар Гашура көнендә Мәккәдән Мәдинәгә (Һиҗри) күчеп килгәннән соң гына ураза тота башлаганнар. Сүз уңаеннан, ислам динендә ай календаре буенча елны санау нәкъ менә шушы вакыйгадан алып барыла да инде.
«Мәдинәгә күчеп килгәч (ә шәһәр ул вакытта күпмилләтле булган), Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм җирле яһүдләрнең бәйрәм иткәннәрен күргән. Ул аларның нәрсә бәйрәм итүләре белән кызыксынган. Яһүдиләр: «Бу көнне Аллаһы Тәгалә Муса пәйгамбәрне һәм аның халкын Фиргавен җәбереннән коткарды», – дип җавап биргән. Аларны тыңлагач, Мөхәммәд Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Без, мөселманнар, Мусага алардан якынрак», – дигән.
Шуннан бирле бу көнне мөселманнар намаз укып, ураза тотып, игелекләр кылып үткәрә. Бездә озак вакытлар, кызганыч, күп кенә традицияләр онытылган булып чыкты, әмма, шуңа да карамастан, бу көнне ураза тоту, догалар уку, Аллаһка төрле үтенечләр белән мөрәҗәгать итү сөннәт булып кала», – дип сөйләде дин белгече.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бу көнне ничек үткәрергә?
Мөселманнар өчен Гашура көнендә ураза тоту хәерле эш санала. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстанның Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф Тимергалиев сөйләде.
Рамазан аенда ураза тоту мәҗбүри була башлаганчы, ураза тоту нәкъ менә Гашура көнендә мәҗбүри саналган. Бу әлеге көндә ураза тоту мөһим булуны ассызыклый.
«Соңыннан гына Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм Гашура көнендә ураза тоту хәерле эш була – кем тели, шул тота ала, дигән», – дип аңлатты Рәдиф Тимергалиев.
Гашура көнендә тоткан ураза бик күп бәрәкәт китерә. Мәсәлән, ел буе кылынган кече гөнаһлар кичерелә. Хәдистә әйтелә: «Гашура көнендә тоткан ураза узган елның гөнаһларын кичерер» (Мөслим).
Моннан тыш, мөселманнарга бу көндә башка төрле игелекле гамәлләр кылу турында да онытмаска кирәк. Мәсәлән, мохтаҗларга һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итәргә, туганлык җепләрен сакларга, дога кылырга.
«Гашура көнендә күбрәк игелекле эшләр башкарырга, Коръән укырга, сәдака өләшергә, авыруларның хәлен белергә һәм гөнаһлы эшләрдән тыелырга кирәк», – дип йомгаклады сүзен Тимергалиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз