Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гаскәрләргә шактый заманча корал алынды - Сергей Шойгу
Узган елның шул чоры белән чагыштырган вакытта яңа техника белән тәэмин итү 30 процентка арткан
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Соңгы өч айда гаскәрләргә шактый заманча корал һәм төрле номенклатуралы техника алынган. Бүген бу хакта Россия оборонасының Илкүләм идарә үзәге һәм алты сәнәгый предприятие, шул исәптән Казан вертолет заводы арасында видеоконференция форматында узган хәрби техниканы кабул итеп алу буенча чарада РФ оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу хәбәр итте.
Сергей Шойгу белдергәнчә, гаскәрләргә алынган заманча кораллар һәм төрле техника арасында - күпмаксатлы истребительләр, транспорт-хәрби вертолетлар, «Новороссийск» су асты көймәсе, корвет, радиолокация станциясе, элемтә чаралары, автомобиль һәм бронетанк техникасы бар.
Узган елның шул чоры белән чагыштырган вакытта яңа техника белән тәэмин итү 30 процентка арткан. "Ирешелгән җитештерү дәрәҗәсе 2014 елгы Дәүләт оборона заказын үтәүне тәэмин итәргә җитә", - дип ассызыклады С.Шойгу.
"Гаскәрләрне җиһазландыруның барлык планлаштырылган юнәлешләрдә дәвам итүе мөһим, - дип билгеләп үтте ул. - Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы бу максат белән Оборона министрлыгы һәм башка федераль башкарма хакимият органнары белән берлектә, Россия оборона-сәнәгый комплексын читтән кертелгән чимал һәм материалларга бәйлелеген бетерү буенча этаплы чаралар үткәрә".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз