news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гашыйклар көнендә Татарстанда яшәүче 140 меңнән артык кеше чаңгыга басты
2010 елда 2013 метрлы дистанциягә бөтен республикадан 2700 гә якын VIP-катнашучы чыкты
Скопировать ссылку
(Казан, 15 февраль, “Татар–информ”). Гашыйклар көнендә Татарстанда яшәүче 140 меңнән артык кеше чаңгыга басты. Бу көнне Россиянең 69 шәһәрендә “Россиянең чаңгы юллары–2010” Бөтенроссия чаңгы ярышлары узды.
Бөтенроссия акциясенә Татарстан “Татарстанның чаңгы юллары–2010” республика акциясе белән кушылды. Быел Татарстанда яшәүче 140 меңнән артык кеше чаңгыга басты, бу узган елга караганда 20 меңгә диярлек артык.
Казанда һәм Чаллыда узган ярышларда – 21 мең, Әлмәттә 25 меңнән артык кеше катнашты. Массакүләм ярышлар шулай ук Түбән Кама, Зәй, Яшел Үзән, Бөгелмә, Әгерҗе, Саба, Балтач, Мамадыш, Тукай һәм Аксубай районнарында узды, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.
2010 елда 2013 метрлы дистанциягә бөтен республикадан 2700 гә якын VIP-катнашучы чыкты. Искәртеп узабыз, 2013 метр 2013 елда Бөтендөнья җәйге универсиадасын кабул итү хокукын яулау өчен көрәштә җиңүне символлаштыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2