news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гашыйклар көнендә Казан йөздән артык парны өйләнештерә

Бу көнне Казанның барлык ЗАГСлары яшь парларны һәм кунакларны күңелле сюрпризлар белән сөендерәчәк

 (Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). Быел 14 февраль – Гашыйклар көне шимбәгә туры килгәнлектән, нәкъ менә бу көнне гаилә корырга теләүчеләр гадәттәгедән күбрәк. Казанда, 11 февраль белешмәсе буенча, шундый 123 пар өйләнешергә теләк белдергән, димәк, аларның саны ишәергә мөмкин. Бу көнне Казанның барлык ЗАГСлары яшь парларны һәм кунакларны күңелле сюрпризлар белән сөендерәчәк, дип вәгъдәли алар.

“Казан” гаилә үзәгендә яшь парларны ишек төбендә үк спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты символлары – Алсу һәм Итил каршы алачак. Холлда танылган шәһәр квартеты башкаруында җанлы музыка яңгыраячак. Һәр парга бүләккә “валентинка”; туй фотосы төшерелгән магнит тапшыралачак, шулай ук алар “тере” курчаклар һәм зур итеп ясалган «LOVE» хәрефләре белән уникаль фотолар эшләтү мөмкинлегенә ия булачак.

Моннан тыш, бу көнне “Казан” гаилә үзәгендә йөрәгенә ашыгыч операция ясатуга мохтаҗ Ярослав Сухаревка (02.10.2006) ярдәм йөзеннән, хәйрия акциясе оештырыла. Чара кысаларында казанлылар һәм башкала кунаклары спорт йөгерешендә, хәйрия лотереясында катнаша һәм шоу-программа карый алачак. Бәйрәм көн гаҗәеп “Ялкынлы шоу” белән тәмамланачак.

14 февральдә гашыйк йөрәкләргә Казанның Идел буе һәм Киров районы ЗАГС идарәсе ишекләре дә ачык булачак. Программада еллар буена матур традициягә әверелгән шәхсән котлаулар, шәһәребезнең яшь артистлары һәм музыкантлары чыгышы көтелә.

Узган елның 18 декабреннән эшли башлаган Казан шәһәре ЗАГС идарәсенең Меридианная урамы, 4нче йорт адресы буенча урнашкан яңа бинасында гражданлык торышы актларын теркәү эшчәлегенең җитди булуына карамастан, Гашыйклар көнендә биредә дә бәйрәм атмосферасы хөкем сөрәчәк. Яшь парларны ачык йөзле хезмәткәрләр генә түгел, күңелле сюрпризлары белән зур “тере” курчаклар да каршы алачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot