news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гашыйклар көнендә Әгерҗедә ике пар язылышты

Әгерҗедән ике пар – Анастасия Михайлова–Дмитрий Светлишин, Ксения Арканова–Рафаэль Коростылев Гашыйклар көнендә никахларын теркәде.

(Әгерҗе, 14 февраль, “Татар-информ”, “Әгерҗе хәбәрләре”).Әгерҗедән дә ике пар – Анастасия Михайлова–Дмитрий Светлишин, Ксения Арканова–Рафаэль Коростылев Гашыйклар көнендә никахларын теркәделәр, дип яза районның “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы.

ЗАГС бүлегендә яшьләрне Әгерҗедә 42 ел бергә матур гомер кичерүче Филарида һәм Рөстәм Сәлимгәрәевлар котлады.

"Мәхәббәтегез гомер буе сүрелмәсен, бәхетегез ташып торсын. Бер-берегезне яратып, әти-әниләрегезне хөрмәт итеп, аларны сөендереп яшәргә язсын", – диде Филарида ханым.

Яшьләргә кызыл туйлары уңаеннан үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Эльвира Нәбиева да иң матур теләкләрен җиткерде һәм аларга язылышу турындагы таныклык тапшырды.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лилия Госманова тантанага килгән Сәлимгәрәевлар гаиләсенә Татарстанның иң яхшы гаиләләренә багышланган “Без бергә” китабын бүләк итте. Бу китапка шәһәрдә күп еллар эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче, иганәчелек ярдәме күрсәтүче, Тукай авылында үз көчләре белән мәчет төзегән, үрнәк балалар үстергән Сәлимгәрәевлар гаиләсе дә кергән.

Яңа гаилә корган парларга әти-әниләре, якыннары һәм дуслары да бәйрәм котлауларын юлладылар, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100