news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Гарри Поттер»ның татар телендәге ике өлешен августта тәкъдим итәчәкләр

Тәкъдим итү чарасы VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында узачак.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Джоан Роулингның Гарри Поттер турындагы гепталогиясенең татар теленә тәрҗемә ителгән икенче һәм өченче өлешләрен («Гарри Поттер и тайная комната» һәм «Гарри Поттер и узник Азкабана») 5 августта VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Роулингның Гарри Поттер турындагы романнар циклының икенче һәм өченче өлешләрен татарчага «Гыйлем» проектының баш мөхәррире Айдар Шәйхин җитәкчелегендә Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары тәрҗемә иткән.

5 августта «Черек күл» паркында узачак «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивалендә тәрҗемәчеләр беренче тапкыр үзләренең иҗат җимешләрен халыкка тәкъдим итәчәк. Романның татарчага тәрҗемә ителгән икенче һәм өченче өлешләре әлегә китап булып басылып чыкмаган.

Гарри Поттер турындагы циклның татарчага тәрҗемә ителгән беренче китабы («Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы») 2017 елда шулай ук «Печән базары» фестивалендә тәкъдим ителгән иде.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot