news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Гарри Поттер и проклятое дитя» пьесасы татарчага тәрҗемә ителгән

Пьесасының татарча тәрҗемәсе рус тәрҗемәсеннән иртәрәк дөнья күрергә мөмкин.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Айсылу Хафизова). «Гарри Поттер и проклятое дитя» пьесасының татарча тәрҗемәсе рус тәрҗемәсеннән иртәрәк дөнья күрергә мөмкин. Хәзер Татарстан китап нәшрияты Англиянең бу әсәргә авторлык хокукы булган "The Blair Partnership" агентлыгы белән сөйләшүләр алып бара. Бу хакта "Татарстан китап нәшриятының" Facebook битендә хәбәр ителә.

Пьесаны КФУ Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институты студенты, «Гыйлем» фәнни-популяр ресурс мөхәррире Айдар Шәйхин тәрҗемә иткән. Тәрҗемәче пьесаның татар телендәге беренче бүлеген Интернетка куйган. Пьесаның татарчасы «Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала» дип атала.

"Татарстан китап нәшрияты" битендәге укучылар аудиториясе сораштыру нәтиҗәләре буенча аларның күбесе Һарри Поттер турындагы тарихның татар телендә сигезенче бүлегенең чыгуын түземсезлек белән көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100