news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гармунчы‑виртуоз Мидехәт Әминов «Ир-ат - профессионал» номинациясендә җиңүче булды

Гармунчы‑виртуоз Мидехәт Әминов «Ир-ат - профессионал» номинациясендә җиңүче булды
Фото: © «Самара татарлары» сайты

Бүген Самара шәһәренең Совет районы администрациясендә «Ел ир-аты-2025» иҗтимагый акциясенә нәтиҗә ясалды. Гармунчы-виртуоз, «Идел» ансамбле җитәкчесе Мидехәт Әминов «Ир-ат-профессионал» номинациясендә җиңүче булды, дип яза «Самара татарлары» сайты.

Тантаналы чарага төрле һөнәр ияләре җыелды. Әлеге бәйгене ел саен хатын-кызлар берлегенең җирле бүлеге үткәрә. Оештыру комитеты эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә иң-иңнәрне сайлады.

«Безнең яраткан гармунчы-виртуоз, «Идел» ансамбле җитәкчесе, артист булып туган Мидехәт Әминов «Ир-ат-профессионал» номинациясендә җиңүче булды. Котлыйбыз! Лаеклы бүләк», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot