Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гарик Харламов Казанны «искиткеч» һәм «кунакчыл» шәһәр дип атады
Танылган актер һәм юморист Гарик Харламов Казанда булып киткән һәм үзенең Telegram-каналында Татарстан башкаласына сәфәреннән алган тәэсирләре белән уртаклашкан.
«Данлыклы Казан шәһәренә баруым турында фотохисап! Казанның искиткеч шәһәр булуын билгеләп үтәргә кирәк! Ул чиста һәм кунакчыл!» – дип яза артист. Ул шулай ук киләсе юлы күбрәк фотога төшәргә тырышачагын да әйтә.
Комик куйган фотолар «Туган авылым» милли комплексында төшерелгән. Анда ул Шүрәле скульптурасы янына утырган, гигант өчпочмакка кагылган, шулай ук уртасында кызыл йөрәк урнашкан «Мин Туган авылым» язуы, татар телендә түләүле парковка турында мәгълүмат урнашкан стенд һәм җәмәгать бәдрәфе янында басып төшкән.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казан, кыйммәтле булуына карамастан, май бәйрәмнәрендә сәяхәт итәр өчен топ-5 шәһәрләр исемлегенә кергән.
РФ Президенты Владимир Путин моңарчы төбәкләрдә эчке туризмны үстерүнең әһәмиятен билгеләп үткән иде. «Туристлык өлкәсен озак вакытлы, ышанычлы, нәтиҗәле үстерү өчен Россиянең бар нәрсәсе дә булуы мөһим. Бу зур тарихи, мәдәни, табигый, ял итү потенциалы», — ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз