news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гарифуллин Мозамбикның бәйсезлек игълан итүенең 50 еллыгына багышланган чарада катнашты

Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Айнур Гарифуллин Мозамбик Республикасының бәйсезлек игълан итүенең 50 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашты. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәннур Фәргать улы Мозамбик илчесе Жозе Матеуш Муария Катупха әфәндегә Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән Мозамбик Милли көне һәм илләр арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 50 ел тулу уңаеннан котлау сүзләрен тапшырды.

Фото: © Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Эшлекле даирә вәкилләре белән әңгәмәләр үткәрелде, аларның кысаларында сәүдә-икътисади һәм социаль-мәдәни өлкәләрдә Татарстан Республикасы белән Мозамбик арасында ике якка да файдалы хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар.

Тантаналы кабул итүнең рәсми программасына шулай ук техник һәм гуманитар белгечлекләрнең киң исемлеге буенча әзерлек узучы Мозамбик студентларының (400дән артык кеше) Россия гимнын башкаруы да кертелгән иде.

Чара Россия Тышкы эшләр министрлыгы каршындагы «Дипломатик корпуска хезмәт күрсәтү буенча баш җитештерү-коммерция идарәсе» Федераль дәүләт унитар предприятиесе бинасында узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot