Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гарифуллин КФУның Журналистика югары мәктәбе деканы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Васил Гарифуллин КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Шул хакта боерык чыкты, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына университетның матбугат хезмәтендә.
Васил Гарифуллин Татарстанның Саба районы (хәзерге Теләче) Югары Кибәхуҗа авылында туган. 1983 елда «Журналистика» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган.
1990 елдан Казан дәүләт университетында татар журналистикасы кафедрасында ассистент, доцент, профессор булып эшли. 1998-2018 елларда – татар журналистикасы кафедрасы мөдире, ә 2002-2012 елларда -Казан университетының журналистика һәм социология факультеты деканы.
2012-2016 елларда - КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының массакүләм коммуникацияләр бүлеге мөдире. 2018 елда КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире итеп билгеләнә.
Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе вазифасында ул 2024 елның сентябрендә шушы урынны биләгән Юлия Андрееваны алмаштырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз