Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гариф Ахунов премиясенең яңа лауреаты Ләйлә Зәһриева фикерләре белән бүлеште
Арчада Татарстан Республикасының халык язучысы, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Гариф Ахунов исемендәге премиянең быелгы лауретлары билгеле булды. Алар арасында Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенткасы, Арча балалар телестудиясендә эшләүче Ләйлә Зәһриева да бар. Үзе тантанада булалмау сәбәпле Дипломны, сертификатны һәм чәчәк бәйләмен аның әнисе чыгып алды.
«Беренче әйтергә теләгән әйбер – премия турында мин очраклы гына белдем. Ни өчендер аның турында аз сөйлиләр, хәтта Арча журналистларының барысы да аның турында ишетмәде. Ә бу бит шундый яхшы эш: яшь талантлар рухи яктан гына үсеш алмый, матди яктан да бүләкләнәләр. Премияне оештыручылар алга таба үсеш өчен стимул тудыра. Шуңа күрә миңа калса, бу чарага өстәмә хәбәр һәм мәгълүмат җитми», – дип сөйләде Ләйлә «Татар-информ»га.
Фото: © «Татар-информ» өчен Ләйлә Зәһриеваның шәхси архивыннан
Ләйлә Зәһриева премиягә «Публицистика» номинациясендә лаек, дип табылган.
«Оештыручыларга һәм жюри әгъзаларына үземнән зур рәхмәтемне җиткерәсем килә, алар минем эшләремне бик югары бәяләделәр, хәтта аларның күбесе рус телендә булуга да карамастан. Безнең заманда яшь талантлар үсеше өчен шундый яхшы мөмкинлекләр булуы бик шәп», – дип ассызыклады әңгәмәдәш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз