news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гариф Ахунов исемендәге премия лауреатлары исеме билгеле

Гариф Ахунов исемендәге премия лауреатлары исеме билгеле
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Арча районының Балалар сәнгать мәктәбендәге тамашалар залында 13нче тапкыр бирелүче Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов исемендәге премия лауреатлары игълан ителде.

«Проза» номинациясендә 1нче урынны Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Инсаф Габдрахманов, 2нче урынны Ташкичү мәктәбенең 9нчы сыйныфта белем алучы Фирүзә Садриева яулады. «Поэзия» номинациясе буенча 1нче урынга Яңа Кишет мәктәбенең 9нчы сыйныфында укучы Айзилә Җамалиева, аннары 2нче урынга Апас мәктәбендәге 11нче сыйныф укучысы Алинә Низамова чыкты.

«Публицистка» номинациясендә исә 4 лауреат билгеләнде һәм бүләкләнде. 1нче урынга Тукай исемендәге Яңа Кырлай мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Алинә Ганиева, шуннан соң 2нче урынга – Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең 2нче курс студенткасы Зәринә Гыйльметдинова һәм Казан федераль университетының 3нче курс студенткасы, Арча балалар телестудиясендә хезмәт куючы Ләйлә Зәһриева лаек, дип табылдылар. Ә 3нче урын – Шушмабаш мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Иркә Сәмигуллинаныкы булды.

Премия лауреатларының кулларын кысып язучылар бүләкләп үтте. Лауреатларга Диплом, сертификат һәм гөлләмә бәйләмнәре бирелде.

  • Гариф Ахунов исемендәге премия – яшь талантларның үсешенә ярдәм итү, район дәрәҗәсендә әдәбиятне тагы да үстерү максатыннан гамәлгә куелган. 13нче мәртәбә тапшырылган премияне төрле еллар эчендә барлыгы 170тән артык сәләтле яшьләр алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot