news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гариф Ахунов премиясенә лаек булучылар билгеле - исемлек

Быел әдәби премия сигез егет һәм кызга, өч иҗат коллективына тапшырылды.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Арча Балалар сәнгать мәктәбендә Гариф Ахунов премиясенә лаек булучылар билгеле булды. Бу хакта “Татар-информ”га Арча Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Лилия Фазылова хәбәр итте.

Әдәби премия сигез егет һәм кызга, өч иҗат коллективына бирелде.

“Әлеге бәйрәм кысаларында Гариф Ахунов исемендәге әдәби премиягә лаек булган яшь талантлар бүләкләнде. Премияне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм Гариф Ахуновның кызы шагыйрә Наилә Ахунова тапшырды. Җиңүчеләргә Гариф Ахунов исемендәге премия лауреаты Дипломы һәм сертификаты бирелде. Дәрәҗәле исемгә сигез егет һәм кыз, өч иҗат коллективы лаек булды”, - диде ул.

“Публицистика” номинациясендә җиңүчеләр:

Сабитова Зилә Вахит кызы - I урын
Сабирова Алия Нәкыйп кызы - II урын
Нәҗметдинова Динә Линар кызы - III урын
Шәрипов Рүзәл Фәнис улы - III урын
Зәбирова Зөләйха Айрат кызы - кызыксындыру премиясе

“Драматургия” номинациясендә Нәҗметдинова Камилә Рәсих кызы җиңү яулаган.

“Сәнгать” номинациясендә җиңүчеләр:

“Балкашык” фольклор инструменталь ансамбле - II урын
“Яшь йолдызлар” театры - II урын
Бәйрәмов Рушан Алмаз улы - III урын
Нәкыйпова Назлыгөл Гәбделхәй кызы – III урын
“Курайчылар дуэты” инструменталь ансамбле – III урын

  • Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Гариф Ахунов исемендәге әдәби премия 2009 елдан башлап Арча муниципаль районында булдырылды. Премия 30 яшькә кадәрге яшьләргә әдәбиятта, сәнгатьтә ирешкән уңышлары өчен бирелә. 1 урын - 10 мең, 2 урын - 7 мең, 3 урын – 5 мең, кызыксындыру бүләге – 3 мең сум күләмендә.
  • Бәйге быел унынчы тапкыр уздырылды. Ун ел дәвамында премияне 83 талантлы кыз һәм егет, 14 иҗат коллективы алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100