news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гарәп Әмирлекләре вәкиле: Рөстәм Миңнеханов Россия һәм ислам илләре мөнәсәбәтләрен үстерә

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең икътисад министры урынбасары Абдулла әл-Салих Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Россия һәм ислам дөньясы мөнәсәбәтләренә керткән өлеше турында әйтте. Бу хакта ул «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының пленар утырышында сөйләде.

«Рөстәм Миңнехановның Россия һәм ислам дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә керткән өлешен билгеләп үтәсем килә. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Россия күп юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итә. Бу илләр арасында товар әйләнеше саннарында чагыла. Миллиардлаган долларлар турында сүз бара. Бу күрсәткеч әле тагын үсәр дип уйлыйм», - диде ул.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең икътисад министры урынбасары илләр арасында үзара инвестицияләр саны һәм туристлар агымы артуын искәртте.

  • 14-19 майда Татарстан башкаласында «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы оештырыла. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия эшли. KazanForum - 2024 Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2023 елдан ул федераль статус алды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100