news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гарәп Әмирлекләре министры урынбасары: Хәләл өлкә дөнья бизнесы өчен кызыклы

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең икътисад министры урынбасары Абдулла Аль Салех KazanSummit форумында хәләл индустриянең дөньядагы үсеше турында сөйләде

«Бүгенге көндә хәләл сектор бөтен дөнья бизнесы һәм җитештерү өлкәсе өчен кызыклы. Хәләл өлкә ислам илләреннән булмаган инвесторларның да игътибарын җәлеп итә. Алар капиталның бер өлешен хәләл продукциягә бүлеп бирә», – дип сөйләде ул. 

Аның сүзләренчә, хәләл индустрия төрле тармакларны берләштерә. Ул косметика, туризм, финанс өлкәләрендә актив җәелә. 

«Ислам модасы шулай ук бер тренд булып тора. Ул бик керемле өлкә. Продукцияне мөселманнар гына түгел. мөселман булмаган кеше куллана һәм җитештерә ала», – ди ул.

Ул шулай ук Татарстанның ислам дөньясы илләре һәм Россия арасында элемтә булдыруда зур роль уйнавын ассызыклады. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100