news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гарәп Әмирлекләре һәм Россия арасында сәүдә әйләнеше биш елда өч тапкырга диярлек арткан

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән Россия арасында ике яклы сәүдә күләме соңгы биш елда ике тапкырдан күбрәккә арткан. Бу хакта Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисад министры урынбасары Абдалла Әхмәт Әл Салех «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумында хәбәр итте. Аның сүзләрен РИА Новости җиткерә.

2019 елдан 2024 елга кадәр илләр арасында товар әйләнеше күләме 154 процентка арткан – 3,5 миллиард доллардан 9,5 миллиард долларга кадәр. Абдалла Әхмәт Әл Салех ассызыклаганча, сәүдә өлкәсендәге мөнәсәбәтләр тотрыклы уңай динамика күрсәтә.

Шулай ук министр урынбасары билгеләп үткәнчә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән Россиягә экспорт күләме шул ук чорда 300 миллион доллардан 800 миллион долларга кадәр арткан. Бу ике дәүләт арасында хезмәттәшлеккә кызыксыну арту һәм икътисади элемтәләр киңәю турында сөйли.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

news_right_1
news_right_2
news_bot