Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гарәп Әмирлекләре аша транзит белән очкан хаҗилар Мәскәүгә исән-имин әйләнеп кайтты
Кичә көндез 150 ватандашыбыз Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Шарджа шәһәреннән Мәскәүгә исән-имин әйләнеп кайтты. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Транзит белән очкан хаҗилар, хәрби хәрәкәтләр дәвам итү сәбәпле Якын Көнчыгыштагы һава киңлеге ябылганнан соң, 13 июньнән бирле Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән китә алмады. РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Мөслим Тур» рәсми хаҗ операторы мәҗбүри тоткарланган барлык хаҗиларны кунакханәдә урыннар һәм ашау-эчү белән тәэмин итте.
Элегрәк 100 кеше Иорданиядән исән-имин әйләнеп кайткан иде. Россия хаҗиларының самолетта очу графигы нигезендә, соңгы төркемнәр Җиддә-Мәскәү туры рейсы белән 20 июньдә өйләренә кайтачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз