news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гәрәй Рәхимнең каберенә таш куелды – кабер ташы кызы Лилиядән әтисенә соңгы бүләк

Гәрәй Рәхимнең каберенә таш куелды – кабер ташы кызы Лилиядән әтисенә соңгы бүләк
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Габишево авылы зиратында Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимгә кабер ташы ачылды. Күренекле язучыга кабер ташын соңгы бүләк буларак кызы Лилия Апакина гаиләсе куйган.

«Лилия белән Айдарга рәхмәтләремне белдерәсем килә. Алар башыннан азагына кадәр үзләре йөреп, язучылар белән киңәшеп шушы эшне башкарып чыктылар», – диде кабер ташын ачар алдыннан Гәрәй Рәхимнең икенче улы Давыт.

Кабер ташы китап формасында ясалган һәм анда Гәрәй Рәхимнең: «Мин китәм... Минем урынга бәхет иңсен бу илгә», дигән шигырь юллары язылган.

«Бу – китап. Аны без үзебез уйлап чыгардык, дисәк дөрес булмас. Мин Англиядә шуңа охшаш һәйкәл күрдем. Димәк, аның берсе Лондонда булса, икенчесе монда», - диде Лилия Апакина.

«Ни өчен китап? Безнең өчен китап, икмәк, бала, мәхәббәт сүзләре бер дәрәҗәдә кадерле иде. Бу китап – аның тормыш символы, аның мәрхәмәтле эшләре символы, илһам символы. Бу таш миңа бик ошый, әтием дә шаттыр», – дип дәвам итте ул.

«Бу, дөресен генә әйткәндә гайре табигый хәл. Гадәттә андый статуслы язучыларның туганнары Хөкүмәткә мөрәҗәгать итә, чөнки шәхеснең дәрәҗәсенә туры килгән һәйкәл кую өчен аз акча кирәкми», – диде үзенең чыгышында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Кабер ташы ачылу тантанасына Гәрәй Рәхимнең туганнары, дуслары, каләмдәшләре килгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100