news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гәрәй Рәхим исемендәге конференция җиңүчеләрен бүләкләделәр

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Гәрәй Рәхим исемендәге «Идел буе халыкларының тарихи һәм мәдәни әхлакый кыйммәтләре» төбәкара фәнни-тикшеренү конференциясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

«Гәрәй Рәхим исемендәге фәнни-тикшеренү конференциясе узган елны шәһәр күләмендә, быел төбәкара күләмендә узды. Узган ел Гәрәй Рәхим шушы сәхнәдән эчтәлекле, мәгънәле чыгыш ясаган булса, кызганыч, быел бу чара аннан башка уза. Шунысы сөендерә, конференциядә катнашучылар саны артты. Укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең актив катнашуы хөрмәткә лаек», — дип чыгыш ясады Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов. Бу хакта Дуслык йортының мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Бүләкләү тантанасында конференциядә җиңү яулаган укытучылар һәм тәрбиячеләр, укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыдылар, ТР Халык артисткасы Галина Казанцева җитәкчелегендәге «Айбагыр» керәшен ансамбле чыгыш ясады.

Оештыручылар сүзләренчә, быел конференциягә 6 секция буенча Татарстан, Башкортостан, Чувашия, Оренбург өлкәсе, Якутиядән 190нан артык эш килгән, шуларның 116сы финалга үткән. Аларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot