Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гарәфә көнендә Татарстан хаҗилары илгә иминлек сорап җәмәгать белән дога кылды
Бүген, Корбан бәйрәме алдыннан, Гарәфә көнендә, Татарстан хаҗилары Мина үзәнлегеннән Гарәфә җирлегенә күчте. Биредә алар кояш баеганчыга кадәр тәкбир, тәхлил әйтеп, салаватлар укып, дога кылып һәм Раббыбыздан гафу итүне сорап утыра. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Өйлә намазыннан соң Татарстан хаҗилары җәмәгать белән илебезгә иминлек һәм тынычлык сорап, шулай ук махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче солдатлар өчен дога кылды. Ахырдан хаҗиларга Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәлам җиткерделәр, ул гыйбадәтләрнең кабул булуын, һәм хаҗиларның туган җирләренә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде.
Кояш баеганнан соң хаҗилар оешкан төркемнәр булып Мөздалифә үзәнлегенә юл тотачак, биредә алар ачык һавада төн үткәрәчәк. Иртәгә алар Мина үзәнлегенә палатка шәһәрчегенә кайтачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз