news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гарәп теле һәм ислам дисциплинасы олимпиадасында җиңүчеләр хаҗга юллама алды

Казанда гарәп теле һәм ислам дисциплинасы бөтенроссия олимпиадасы төгәлләнде.

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Россия ислам институтында гарәп теле һәм ислам дисциплинасы бөтенроссия юбилей олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды. Беренче урынны алучылар хаҗга юллама белән бүләкләнде, дип хәбәр итә уку йортының матбугат хезмәте.

Җиңүчеләр “Гарәп теле”, “Ислам нигезләре”, “Ислам хокукы” номинацияләрендә ачыкланды.

Хаҗга Дагыстан ислам университетыннан Магомед Нурудинов белән Магомедарип Мажидов; Кунта Хаҗи исемендәге Россия ислам университетыннан Магомед-Курайш Тахаев; Мөхәммәд Ариф исемендәге мәдрәсәдән Заур Ибраһимов бара.

Унынчы юбилей олимпиадасында Татарстан, Башкортстан, Дагстан, Чечня, Ингушетия, Кабардин-Балкар, Мордовия, Карачай-Чиркәс, Мәскәү, Түбән Новгород – барлыгы 20 мөселман уку йорты студентлары катнашкан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100