Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гарәп Әмирлекләрендә мәчеткә намазга керергә рөхсәт ителгән кешеләр санын арттырдылар
1 июльдән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре мәчетләренә намаз укырга кертә башлаганнар иде.
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). 3 августтан башлап Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә мәчетләргә мәйданнарның яртысына сыярлык кеше кертәләр. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.
1 июльдә коронавирус буенча карантин бетерелгәннән соң, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә мәчетнең 30 процент мәйданына сыярлык кеше кертә башлаганнар иде. Ул вакытта намаз укучылар арасында дистанция саклау 3 метр итеп билгеләнгән булса, хәзер ул ике метрга калдырылган.
Азан әйтү, намазга чакыру вакыты арасы 10 минутка кадәр арттырылачак, бары кичен азан әйтелгәннән соң намаз, элеккечә, 5 минуттан соң башланачак.
Иминлек чаралары элеккечә үк үтәләчәк — мәчетләрдә битлек киеп йөрү, өйдән үз намазлыгыңны һәм Коръән нөсхәләре алып килү шарт.
12 яшькә кадәргеләр һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләргә әлегә мәчеткә йөрү рөхсәт ителми.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз