news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гарәп Әмирлекләре актрисасы Фатыйма Әл Таи: “Сезнең шәһәрегезгә сокландым”

Мөселман киносы фестивалендәге фильмнарны тәкъдим иткән актриса Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге кино индустриясе турында сөйләде

(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). XII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә төшерелгән “Күкләргә менгәндә” (Отправляясь в небеса) тулы метражлы нәфис фильмы күрсәтелде. Актриса Фатыйма Әл Таи “Азан” радиосы журналисты Илмир Хәбибуллинга интервьюсында фильмның идесе, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге киноиндустриянең торышы хакында сөйләде.

-Мин, ниһаять, бу фестивальгә килә алуыма бик шатмын. Мин биредә беренче тапкыр. Фильм тәкъдим ителгәннән соңгы тәэсирләрем уңай. Биредә аудитория мин күргәннән бик нык аерыла. Килгән кешеләр яшьләре белән бик төрле һәм зал туп-тулы иде. Килгән кешеләр фильмга мөнәсәбәтле фикер алышты. Миңа моның барысы да бик ошады. Гомумән, мин сезнең шәһәргә, бер-берсе белән тыгыз элемтәдә торган ике мәдәниятнең дуслыгына бик нык сокландым. Үземә карата да игътибарлы мөнәсәбәтне сиздем.

“Күкләргә менгәндә” – үсмерләр проблемасы турында

- Фильмның кыскача тарихы белән таныштырып китсәгез иде.

-Фильмның төп идеясе – балаларга игътибарлы булу. Биредә иҗтимагый проблема үзәккә куела. Фильмның төп герое, яшүмсер малайга үз гаиләсендә бик аз мәхәббәт бирелә. Әтисенең икенче хатыны малайны карамый, кайвакыт начар мөнәсәбәт тә белдерә. Фильмда шушы хәлдәге малайның хисләре күрсәтелә. Ул үз проблемаларын ялгыз башы чишәргә мәҗбүр. Фильм 15 яшькә җитмәгән яшүсмерләрнең проблемаларын күрсәтүгә юнәлтелгән. Алар проблеманы чишүгә ничек якын килә, үзләре өчен әһәмиятле чишү юлларын ничек эзли – боларның барысы да безнең фильмда бар. Балаларның бу дөньны ничек күрүе бик мөһим, чөнки балага 12-13 яшь дип без аларны әле кечкенә, берни аңламый дип уйлыйбыз һәм ялгышабыз. Нәкъ менә шушы яшьтә алар язмышларын хәл итә торган карарлар кабул итәләр. Фильм шул хакта.
Әлеге картина безнең фестивальдә төп конкурс программаларың берсендә катнаша. Номаниция исеме – “Тулы метражлы иң яхшы нәфис фильм”.

-Үткән фестивальләрне искә алсак, Гарәп Әмирлекләреннән килгән фильмнарның күбесендә гаилә мәсьәләсе үзәккә куелганы күренә. Сез уйнаган фильмда да шул ук проблема. Сезнең фильмографияне карагач та, фильмнарыгызда, нигездә, шушы мәсьәлә икәнен күрдем. Әмирлекләр өчен бу проблеманың актуальлеге нидә яшерелгән?

-Безнеңчә, гаилә – ул нигез. Шуңа күрә үз фильмнарыбызда без гаилә проблемаларына зур игътибар бирәбез, чөнки гаиләдә чишелми калган мәсьәлә, соңрак җәмгыятькә чыга. Хәтта сәясәттә килеп чыккан проблемалар да үз башлангычын гаиләдән ала, чөнки аларга вакытында тиешле игътибар бирелмәгән була. Балалар белән тиешле эш алып барылмый. Үз фильмнырыбызда без бер проблеманы өйрәнәбез, чишү юлларын эзлибез. Шул ук вакытта аудиториядә булган һәркем үзе өчен әһәмиятле нәтиҗәләргә дә килергә мөмкин. Гаилә проблемалары – ул безнең фильмнарның үзәге. Безнең өчен бу бик әһәмиятле.

“Актерларны урамда та табарга мөмкиннәр”

-“Отправляясь в небеса” фильмы башыннан ук бик матур сурәт тудыруы белән игътибарны җәлеп итә. Гарәп Әмирлекләрендә төшерелгән барлык фильмнарның да сыйфаты шундый яхшы дәрәҗәдәме?

-Әйе, бу безнең өчен бик мөһим, әмма Әмирлекләрдә һәрвакытта да мондый сыйфатта фильмнарны төшерү кыен. Бу фильмны без француз компаниясе белән хезмәттәшлектә төшердек. Алар безгә образ тудыру да, техник сорауларда да бик күп ярдәм күрсәттеләр. Шул ук вакытта фильмның эчтәлеге кызык булмаса, картинаның матурлыгыннан файда аз.

-Кинопректларны финанслау ягы сездә ничек тора?

-Безнең фильмга килгәндә, берничә финанс ярдәме күрсәтелде. Беренчедән, без Эчке эшләр министрлыгы стипендиясе алдык. Шулай ук берничә иганәче киноматография компанияләре “Руэя”, “Imagination” ярдәм итте.

-Актерларны сайлау эше Әмирлекләрдә ничек алып барыла?

-Актерларны сайлау эше берничә ысул белән башкарылырга мөмкин. Бу йә тавыш биреп, йә режиссер, мәсәлән, берәр кызны, егетне урамда күргәннән соң, аның харизмасына игътибар итә һәм үзенә эшкә чакыра, йә актер өзекләрне уйнап күрсәтә. Шәхсән миңа режиссер үзе шалтыратты, персонажымны аңлатты һәм сценарийны укып чыгарга кушты. Сценарийны укыганнан соң мин персонажымны бик якын иттем, шуңа күрә без режиссер белән соңрак берничә тапкыр очраштык, сөйләштек. Ул миңа нәрсә эшләргә кирәк булачагын аңлатты. Шулай итеп, мин бу фильмга килеп эләктем.

-Фильмда уйнаган героинягыз турында сөйләп үтсәгез иде?

-Минем персонаж авырлы хатын. Фильмда героиня белән төгәл нәрсә булганы күрсәтелми. Бала көтү белән бергә аның үз эчке проблемасы да бар, әмма үзе бу турыда ул берни дә сөйләми. Фильмда ул, гомумән, бик аз сөйләшә. Безнең максатыбыз – шушы фильмны караучыларны бер-берсенә битараф булмаска чакыру. Еш кына кешегә карагач, аның күңеле тыныч түгел икәнлеген без аңламаска да мөмкин. Минем персонаж нәкъ менә шундый кешеләр төркемен гәүдәләндерә. Аның нинди дә булса проблемасы бар, әмма ул моның турында беркемгә дә сөйләми.

-Бу кино фестивалендә шәхси бүләк җиңү теләге бармы?

-Минем максатым персонажымның характерын булдыра алганча яхшы таныту иде. Әгәр тамашачы аны кабул итсә, бу минем өчен иң зур бүләк. Мин бүләк артыннан кумыйм.

-Дөнья кинематографында үз туган иле киноларында төшеп, зур танылу яулаган шәхесләр шактый. Шул ук вакытта, үз илләрендә төшә башлап, чит илгә (мәсәлән, Голливудка) киткәч кенә дан яулаганнары бар. Фатыйма, сезнең бу өлкәдә шәхси планнарыгыз нинди?

-Мин моны күчеп китү дип атамас итеп. Моның өчен миңа “тарату” төшенчәсе якынрак. Актриса буларак мин Әмирлекләрдә генә түгел, ә Британиядә, Төркиядә укыдым. Минечә, актер һөнәрендә кеше эзе аеруча ачык күренә. Актриса буларак миңа үз фикерләремне Әмирлекләрдән читтә тарату мөмкинлеге бирелә икән, мин аннан файдаланачакмын.

-Әмирлекләрдә актриса һөнәренә ихтыяҗ зурмы?

-Дөресен генә әйткәндә, бу һөнәр бездә бик зур дан казанмаган. Актрисалар бик аз булса да, без һәрвакыт яңа проектлар уйлап табырга, хәлдән чыгу юлын булдырырга тырышабыз. Әйе, күпмедер мәгънәдә бу проблема бар.

-Сез Британия, Төркиядә укыдым дип әйттегез. Сезнең берәр төрле халыкара проектларда катнашканыгыз бармы?

-Әйе, мин Британия фильмын төшерүдә катнашканым бар. Шулай ук бу фильм иҗтимагый проблеманы яктырта. Аны Әмирлекләрдә төшерделәр, әмма фильм Британиянеке. Минемчә, фильм кая төшерелүнә карамастан, ул барыбер үз тамашачысын таба.

Казанга килүем минем өчен зур бүләк

-Иншә Аллаһ, жюри әгъзалары картинаны да, сезнең уенны да гадел бәяләр дигән теләктә калабыз.

-Минем Казанга килүем үзе минем өчен зур бүләк.

-Шәһәрне карап өлгердегезме әле?

-Мин Казанга килүгә үк аны карарга чыгып киттем. Мин йөрергә бик яратам. Берничә мәчеттә булдым. Миңа аларның эчке дә, тышкы да кыяфәте бик нык ошады. Шулай ук кешеләрнең бер-берсе белән аралашуына игътибар иттем. Миңа очраган һәркем ачык йөз күрсәтте, һәрвакыт ярдәм итергә ашыкты. Иншә Аллаһ, тагын мөмкинлегем булуга, мин шәһәрне карарга теләр идем.

-Совет кинематографының да үз кино төшерү тарихы бар. Фатыйма, сезгә берәр безнең фильм танышмы?

-Мин төгәл исемнәрне әйтә алмыйм, әмма миңа Россия кинемаграфының үз тарихы, традицияләре барлыгы билгеле. Миңа күбрәк театр техникасы таныш, чөнки мин үзем бу техника буенча өйрәндем. Европада шушы рус театраль техникалары буенча уйнарга өйрәтәләр. Алар миңа образны төгәл бирергә бик нык ярдәм итә.

-Рус актерлары өчен театрда да уйнау, кинода да төшү характерлы. Әмирлекләрдә мондый тәҗрибә үрнәкләре бармы?

-Безнең Әмирлекләрдә шул ук хәл. Кино актерлары шулай ук театрда да уйныйлар. Без уенны алай бүлмибез. Бары театр уеныннан кино уены аерыла гына. Театр, кино проекларында без бер-беребезгә ярдәмләшеп, бергә катнашабыз.

The line of freedom – Пакьстанда тыелган фильм

-Кызганычка каршы, әлеге мөселман киносы фестивале Әмирлекләрдә төшерелә торган киноларны күрү өчен бердәнбер мөмкинлек. Сез монда килгәч, мөмкинлектән файдаланып, сез уйнаган “The line of freedom” фильмы турында да берничә сүз әйтип китик әле.

-Дөресен генә әйкәндә бу фильмга игътибар әле дә зур. Без бу фильмда иҗтимагый проблеманы күрәбез, әмма шул ук вакытта башкалар биредә сәяси проблеманы да аерып чыгара. Фильм Пакьстанда тыелды. Без фильмда сюжеты бик ошаганга уйнарга ризалаштык. Биредә кешенең туган илендә булган вәзгыять белән ризасызлык драмасы бик яхшы күрсәтелгән иде. Соңыннан бу кеше юкка чыга. Хәзергәчә бу фильм турында төрле фикерләр ишетергә туры килә. Режиссер һәм продюссер үзләренә бу картина белән зур җаваплылык алдылар. Алар бу фильм аркылы бөтен дөньяга үз идеясен барып ирештерергә теләде.

-Бу ике фильмда сезнең образларны чагыштырсак, алар нәрсә белән аерыла?

-Минем “The line of freedom” фильмындагы персонажым бик кыю. Ул үзенең туганының хокукларын яклый. Башкаларны үз хокуклары өчен көрәшкә рухландыра. “Отправляясь в небеса” фильмында исә ул шулай ук көчле, әмма аның көче үз проблемаларын башкалардан яшерүдә күренә, шуңа күрә алар бик нык бер-берсенннән аерыла.

-Бу образларның кайсы сезгә якынрак?

-Икесе дә.

-Сезнең фильмографиядә “13:37” исемле картина да бар. Миндә булган мәгълүматка караганда, бу фильмның жанры фантастика. Бу фильм турында да берничә сүз әйтеп үтсәгез иде.

-Бу фильм Канн кинофестивалендә дә катнашты. Персонажым миннән зур тырышылык күрсәтү таләп итте. Минем персонаж – ул хастәханәгә эләккән хатын-кыз. Ул ярым-кома халәтендә. Бу халәттә ул үз проблемаларыннан кача алыр дип уйлый. Миңа, актриса буларак, бик авыр иде. Миңа бер үк вакытта кома халәтен һәм персонажның төшендәге вакыйгаларны кичерүне күрсәтү бик катлаулы булды.

-“The line of freedom” һәм “13:37” фильмы бер үк елда чыккан. Фильмнарда төшү ничек булды? Икесе дә параллельмы әллә башта берсе, аннары икенчесеме?

-Дөресен генә әйткәндә, бу ике фильм төрле вакытта төшерелде, әмма минем мондый тәҗрибәм бар. “Отправляясь в небеса” фильмында төшкәндә мин бер үк вакытта телесериалда да төштем, шуңа күрә миңа башта Фуджейрага барып бер персонажны уйнарга, аннары Дубайга кайтып икенче образга керергә туры килә иде. Боларның икесен бергә алып бару шактый катлаулы, әмма шул ук вакытта бик кызык.

- “Азан” радиосы хезмәткәрләре сезгә Казаннан бары яхшы хәтирәләр белән китүегезне тели һәм җиңү яуларсыз дигән теләктә кала.

-Мин дә үз чиратымда сездә барысы өчен дә зур рәхмәтемне белдерәм. Сезгә дә зур уңышлар! 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100