Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гарәп космонавты космоста дога укыганын видеога төшерергә вәгъдә итте
Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең беренче космонавты Халыкара космик станциягә экипажның барлык әгъзаларын сыйлау өчен өч төрле милли ризык алып киткән.
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Берләшкән Гарәп Әмирлекләре тарихында беренче космонавт Хазза Әл-Мансури Халыкара космик станциядә мөселманнар өчен мәҗбүри булган догаларны укыячак. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итә.
«Профессиональ очучы буларак, мин зур тизлек белән очарга һәм дога кылырга күнеккән инде. Әлбәттә, космоста бу башкача булачак. Мин бу процедураны башкаруның бөтенләй башка сценарие булачагын беләм», - дигән Әл-Мансури очыш алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә.
«Минемчә, сез моны ничек эшләвемне күрә алырсыз, чөнки мин, Җиргә күрсәтеп, догалар яздырырга җыенам», - диде ул.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең беренче астронавты Халыкара космик станциягә экипажның барлык әгъзаларын сыйлау өчен өч милли ризык алуын хәбәр итте. «Барыннан да бигрәк хөрмәне татып карарга теләр идек», - диде ул.
«Союз МС-15» корабле командиры Олег Скрипочка хәбәр иткәнчә, Халыкара космик станциягә озатылачак гарәп ризыкларын Җирдә татып караганнар. «Бик яхшы, бик тәмле дип әйтә алам. Хазза безне һәм безне каршы алачак экипажны сыйлар дип уйлыйм», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз