Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гарәп каллиграфиясе ЮНЕСКО мәдәни мирасы исемлегенә кертелде
Гарәп каллиграфиясендә гармония, нәфислек һәм матурлык белдерелә, ул салмак язудан гыйбарәт.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). ЮНЕСКО сишәмбе көнне гарәп каллиграфиясен матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертте.
РИА Новости оешманың «Твиттер» социаль челтәрендәге аккаунтына сылтама белән хәбәр иткәнчә, Согуд Гарәбстаны җитәкчелегендәге 16 мөселман иле оешманың матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә гарәп каллиграфиясен кертүгә гариза язган.
«Гарәп каллиграфиясендә гармония, нәфислек һәм матурлык белдерелә, ул салмак язудан гыйбарәт. Бу практикада гарәп алфавитының егерме сигез хәрефе кулланыла, алар уңнан сулга таба курсив белән языла», диелгән ЮНЕСКО сайтында.
«(Каллиграфия), башта ук язма төгәл һәм укыла торган булсын өчен төзелгән. Ул акрынлап традицион һәм заманча әсәрләрдә кулланыла торган гарәп ислам сәнгатенә әверелде», диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз