Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
^Гарәп дәүләтләре илчеләре Татарстан Президенты исеменә рәхмәт хаты җибәргән
^Гарәп дәүләтләре илчеләре Татарстан Президенты исеменә рәхмәт хаты җибәргән
(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Гарәп илләре илчеләре – “Идел-Урал регионында Ислам мәдәнияте” II Халыкара конгрессында һәм Кол Шәриф мәчетен ачуда катнашучылар Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә рәхмәт хаты җибәргән. Татарстанда булу һәм республика Президенты белән очрашу алар күңелендә тирән тәэсир калдырган, - дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
“Сезнең гарәп-ислам дөньясы һәм Россия Федерациясе, шул исәптән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту эшендә сезнең ролегезне тирән бәялибез. Киләчәктә безнең халыклар һәм бөтен кешелек дөньясы өчен мөһим булган мөнәсәбәтләр үсәр, ныгыр һәм тагын да киңрәк җәелер, дип ышанабыз. Сез галиҗанәпләргә тирән хөрмәт һәм рәхмәт белдерәбез, Сезгә һәм Сезнең кунакчыл халкыгызга тынычлык һәм уңышлар телибез”, - диелә Согуд Гарәбстаны Короллегенең Мәскәүдәге Илчесе Мөхәммәд Хәсән Әбделвәли, Сирия Гарәб Республикасының Мәскәүдәге Илчесе Вахиб Фадель, Йәмән Республикасының Мәскәүдәге Илчесе Абделәвахаб Әл-Раухани, Гарәп дәүләтләре Лигасының Мәскәүдәге Илчесе доктор Сәед Әл-Барами кул куйган хатта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз