Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гарәфә көне – изге, мөбарәк көн җитә
Хаҗда булмаган мөселманнар ошбу бөек көнне уразада үткәрәләр
(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”). Гарәфә көне – Корбан бәйрәменнән алдагы көн – изге, мөбарәк көн. Быел гарәфә көне 23 сентябрьгә туры килә.
Гарәфә көне турында Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Гарәфә көнне тоткан ураза ике еллык гөнаһларны, Гашура көнне тоткан (мөхәррәм аеның унынчы көне) ураза бер еллык гөнаһларны сөртә”, - дигән. Шуның өчен күп кешеләр, зөлхиҗҗә аеның беренче сигез көнендәге изгелекләренә өстәп, тугызынчы Гарәфә көнен тагын бер гыйбадәт – ураза гыйбадәте белән дә үткәрәләр. Кемдер исә беренче сигез көнен дә һәм Гарәфә көнен дә ураза тотып үткәрә.
Ни өчен бу көн Гарәфә көне дип атала, дигәндә, бу көнне хаҗда булган кешеләр Гарәфә тавы үзәнендә өйләдән алып кояш батканчыга тикле догалар укып, теләкләр теләп торалар. Шуңа күрә, Гарәфә көне – хаҗның иң әһәмиятле ноктасы, дип тә әйтергә була. Чөнки пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Хаҗ ул – Гарәфә” дигән.
Хаҗда булмаган мөселманнар ошбу бөек көнне уразада үткәрәләр, диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз