news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ганс Сәйфуллин иҗатына – 50 ел
Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артисты, баянчы һәм композитор Ганс Сәйфуллин иҗатына 50 ел тулуга багышланган концерт узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артисты, баянчы һәм композитор Ганс Сәйфуллин иҗатына 50 ел тулуга багышланган концерт узачак.
Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәгеннән килгән хәбәргә күрә, Ганс Сәйфуллин 1941 елның 26 февралендә Баулы районының эшчеләр бистәсендә туа. 1958 елда район музыка мәктәбен тәмамлагач, Татар дәүләт филармониясенә баянчы эшенә чакыру ала. 1976 елда Ленинград шәһәрендә Ганс Сәйфуллин Таһир Якупов белән бергә үзенең беренче җырлар җыентыгын яздыра. Баянчы һәм композитор Фәридә Кудашева, Зифа Бәширова, Илһам Шакиров һәм башка танылган җырчылар белән хезмәттәшлек итә. Ганс Сәйфуллин концертлары Монголия, Тунис, Италия, Мальта, Төркия, Венгрия, Румыния, Австрия, Бельгия һәм Болгария шәһәрләрендә уңыш белән үтә.
35 яшендә баянчыга “ТАССРның атказанган артисты” исеме бирелә. Халык арасында исә ул күбрәк композитор буларак билгеле. Аның Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә язылган «Туган авылым урамы», «Акбүз атым», «Җәйге урман», Марсель Галиев сүзләренә иҗат ителгән - «Миләүшә», Рәшит Әхмәтҗанов сүзләренә язылган «Син илдә бер генә», «Карап калам кошлар артыннан», Шәмсия Җиһангирова сүзләренә иҗат ителгән «Күрәсем килгән иде», Илсур Хөснетдиновның «Бәхет дагасы» кебек җырлары эстрада сәхнәсеннән төшми. Эшләү дәверендә Ганс Сәйфуллин 400дә артык көй иҗат итә.
Бүген 18 сәгатьтә башланачак концертта композиторның Равил Харисов, Резеда Шәрәфиева, Айгөл Сагынбаева, Айгөл Бариева, Эльвира Хәйруллина кебек, татар эстрадасының танылган йолдызлары башкаруында җырлары яңгыраячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2