news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гандболчылар уңышсызлыгы

Гандболчылар уңышсызлыгы

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ", Нури Раилев). Гандбол буенча Россия суперлигасының беренче этабы уеннары тәмам. Кызганычка каршы, Казанның "КАИ-Зилант" командасы соңгы турда уңышсыз чыгыш ясап, плей-офф уеннарына эләкми калдылар. Санкт-Петербургта узган соңгы тур уеннарында Казан гандболчылары биш очрашуның нибары берсендә генә җиңү яулап, калганнарында оттырырга мәҗбүр булдылар.

Шул рәвешле, Рафаэль Газимов җитәкләгән "КАИ-Зилант" командасы турнир таблицасында тугызынчы урынны гына ала алды, шул ук вакытта плей-офф уеннарында катнашу мөмкинлеген бирә торган сигезенче урыннан аларны бары бер очко гына аерып калды. Хәзер инде Татарстан командасы вәкилләре суперлигада калу хокукын яулау өчен күчмә турнирда көч сынашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot