Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гамзә Нур Налбант: Татар теле гомерем буе йөрәгемдә яшәячәк
Татар теле буенча IX Халыкара олимпиаданың Гран-при иясе, Казан федераль университеты аспиранты Гамзә Нур Налбант Казанда «Корстон» үзәгендә Бөтенроссия «Туган тел» форумының пленар утырышында татар теленә мәхәббәте турында сөйләде.
Гамзә - Төркия Республикасы Бурса шәһәре филологы. Хәзер Казанда яши һәм укый. Иң элек чыгышында ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу үзе өчен мөһим булуын әйтте.
«Сезне күрү татар дөньясын яраткан һәркем өчен зур хыял. Минем өчен дә шулай иде, сезне күрүемә шатмын», - дип мөрәҗәгать итте. Ул олимпиадалар оештырылуы өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде. «Чит ил кешеләренә Татарстанны, Казанны килеп күрүгә мөмкинлек бирәсез. Узган елда хыялланган Казанны беренче тапкыр шуның аркасында күрдем. Хәзер Казанда яшим, КФУ да аспирант. Көн саен Кол Шәриф манарасын күреп, күзләрем бәйрәм итә. Иң зур хыялым чынга ашты», - диде ул.
Гамзә әти-әнисе төрек булуы, ләкин мәктәптә үк төрки халыклар турында укый башлавы турында сөйләде. «Бу телләрне өйрәнәчәкмен, бу халыклар белән танышачакмын дип максат куйган идем. 11-13 ел элек Төркиядә татар халык җырларын тыңлаганда аңламый идем, нигә аңламыйм дип, елый идем. Озак еллар җырлар тыңлавымны дәвам иттем. Шулай итеп, бу телгә колагымны әзерләгәнмен. Өйрәнә башлаганда, бик җиңел булды, һәм бөтен йөрәгем белән яраткан татар телен бик җиңел өйрәндем», - диде ул.
Гамзә 2019 елда Истамбул университетының төрек теле һәм әдәбияты кафедрасын кызыл дипломга тәмамлаган. 2018 елда Казахстанга Алма-Ата шәһәренә укырга барган, анда казах, уйгур, үзбәк телләрен өйрәнгән. «Үзбәкстанга, Кыргызстанга бардым, кая гына барсам да, татарлар белән танышуымны дәвам иттем. Үзбәкстанда бер әби татар ризыклары пешереп кунак итте», - дип искә алып сөйләде.
«Бу якларга килеп, сезнең халык белән танышу хыялында яшәдем. Казахстаннан Төркиягә кайтып, магистратурада укыдым. Узган елда олимпиадада катнашу өчен бу якларга килдем, аннары диссертация яклап, грант аша КФУга укырга килдем. Туган телем - төрекчә, татарча, казахча, уйгурча, үзбәкчә, инглизчә сөйләшә алам, хәзер рус телен өйрәнәм», - диде ул. Гамзә үзе онлайн форматта студентларга төрек телен өйрәтүен әйтте.
«Үземне татарларга якын хис итәм. Бөтен йөрәгем белән яратам. Гомерем буе татар теле минем йөрәгемдә яшәячәк. Бу җир - минем икенче ватаным», - дип Казан турында үзе язган шигырен укыды.
«Татар милли киемен, калфак киеп, безнең алда чыгыш ясавыгыз безгә зур горурлык, зур рәхмәт!» - дип рәхмәтен җиткерде ТР Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз