news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гаммәви мәгълүмат чараларында сайлау алды агитациясе 17 февральдән 14 мартка кадәр бара

Россия Президентын сайлау буенча тавыш бирү кампаниясенең сайлау алды агитациясе 17 февральдән 14 мартка кадәр барачак. Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова РФ Үзәк сайлау комиссиясе утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Бүген ил Президенты вазифасына 11 кеше дәгъва кыла. РФ Үзәк сайлау комиссиясе кандидатлар сыйфатында өч кешене - Леонид Слуцкий, Николай Харитонов һәм Владислав Даванков – теркәде. Аларның барысы да – парламент партияләре вәкилләре, шуңа күрә сайлауда кандидатлар сыйфатында теркәү өчен аларны хуплап имза җыю таләп ителми.

Парламентныкы булмаган сәяси партияләрдән үз-үзен күрсәтүчеләр (Сергей Малинкович, Борис Надеждин, Андрей Богданов, Сергей Бабурин һәм Ирина Свиpидова) 31 гыйнварга кадәр ким дигәндә 100 мең имза җыярга тиеш. Үз-үзен кандидат итеп күрсәтүче Владимир Путин, Рада Русских һәм Анатолий Баташевка ким дигәндә 300 мең имза җыярга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100