Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гамил Әсхәдуллин: Мин сәхнәдә юмор остасы, ә тормышта җитди кеше
«Мунча ташы» театры җитәкчесе «Бер-бер хәл» сериалында төп рольләрнең берсен уйный.
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Мунча ташы» театры җитәкчесе Гамил Әсхәдуллин үзен сәхнәдә юмор остасы булса да, тормышта җитди кеше булуын әйтте.
Гамил Әсхәдуллин 25 октябрьдән «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтелә башлаган «Бер-бер хәл» сериалында төп рольләрнең берсен уйный. Беренче серияләрдә ул катнашмады, ләкин тиздән тамашачы аны күрәчәк. Артист сериалда төшүе турында «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.
«Мелодрамада ничек уйнадым икән дигән сорау үземдә дә тора, ләкин минем герой үз халәтемә туры килә. Мин сәхнәдә юмор остасы, ә тормышта җитди кеше. Сәхнәдән төшүгә, мин җитди кешегә әвереләм», — диде Гамил Әсхәдуллин.
Актер «Бер-бер хәл» сериалында бабай булып уйный. Рольне уйный башлагач, хатыны аның холкында үзгәрешләр сизгән.
«Мин сериалда төшү өчен Түбән Камадан Казанга килеп йөрдем. Эштән кайткач, хатын миңа: „Син чынлап та бабайга әйләнеп беткәнсең“, — диде. Чәч агартылды. Йөрешкә кадәр әкренәйде. Дусларны озак күрмәгәч, чирли дип уйлаганнар. 38 градус эсседә сериал төшереп яттык», — дип уртаклашты журналистларга Гамил Әсхәдуллин.
Галерея: «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясен һәм «Бер-бер хәл» сериалын тәкъдим итү
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз