news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гамил Әсхәдулла «Мәдәни җомга» газетасына онлайн язылган

«Артистлар татар газета-журналларына язылырга тиеш», — ди Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдуллин

Гамил Әсхәдулла «Мәдәни җомга» газетасына онлайн язылган
Михаил Захаров

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанның халык артисты, «Мунча ташы» театр студиясе җитәкчесе Гамил Әсхәдулла «Мәдәни җомга» газетасына «Татмедиа» сайты аша онлайн язылган. Бу хакта ул үзенең үзенең Instagram сәхифәсендә хәбәр итә.

«Өйдә утыру күп эшне Интернет челтәре аша эшләргә өйрәтә. Хәзер матбугатка язылу өчен почтага барасы юк. „Татмедиа“ сайтында төрле газета-журналларга язылырга була икән. „Мәдәни җомга“ газетасына язылырга булдым әле», — ди Гамил Әсхәдулла үзенең Instagram сәхифәсендә.

«Мунча ташы» театр студиясе җитәкчесе фикеренчә, артистлар татар газета-журналларына язылырга тиеш. «„Мәдәни җомга“ — тарихыбызны, телебезне, мәдәниятебезне чагылдыра торган газета. Без, артистлар, татар газета-журналларына язылырга тиешбез, чөнки телебезне саклау өчен алар да яшәргә тиеш», — ди ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100