news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гамил Нур: «Интертат»та эшләгәндә бәйсез фикерләргә урын бирелде

«Җитәкчебез журналистлар өчен сүз иреге, фикер хөрлеге мөһимлеген аңлый иде», - диде шоумен.

Гамил Нур: «Интертат»та эшләгәндә бәйсез фикерләргә урын бирелде
Рамил Гали

2002 – 2007 елларда «Интертат» газетасында журналист булып эшләгән, хәзерге көндә тамада, шоумен булып эшләүче Гамил Нур әйтүенчә, «Интертат» хәбәрчеләренә башка дәүләт газета журналистлары яза алмаган темаларга кагылырга мөмкинлек бирелгән.

«Интертат»ка Әлфия Миңнуллина чакырды. Аңа кадәр «Татар-информ» агентлыгында Әлфия ханым җитәкләгән «Бердәмлек» дигән интернет-тасмага хәбәрләр яза идем. Җитәкчебез кайгыртучан кеше иде, гел безне яклады. Әлфия ханым журналистлар өчен сүз иреге, фикер хөрлеге мөһимлеген аңлый иде. Бәйсез фикерләргә урын бирелде. Мин «язарга ярамый» дигән тыюны сизмәдем», - диде ул «Интертат»ның 20 еллыгына багышланган әңгәмәдә.

Гамил Нур «Интертат»та рейтинглы темалар язарга яратуын әйтте: шоу-бизнес, файдалы киңәшләр һ.б. «Максат - укучы туплау иде. Редакция дәүләт тасмасы кебек тә эшләде, рәсми хәбәрләр, репортажлар, икътисад, дин, сәясәт темаларын да язгаладым», - ди ул.

«Башлангыч чордагы «Интертат»ның хәзерге «Интертат»ның уртаклыгы – укучы мәнфәгатен яклау, аның зәвыгы, игътибарын җәлеп итәр өчен рейтинглы язмалар чыгару. 2002 елда «Интертат» укучысын үзе берәмтекләп җыйды. Ул вакытта гаммәви халык компьютерлар кулланмый, интернетны белми иде. Без татар халкын мониторга чакырдык. Башлангычта интернет чит ил кешеләрендә генә бар иде», - дип искә алды ул.

Шоумен фикеренчә, хәзерге «Интертат»ның укучысы тагын да киңрәк, гадирәк, ягъни гаммәви, халыкчан. «Хәзер «Интертат»ның яңа хезмәткәрләре әзер аудитория белән эшли. Ул вакытта халыкны җәлеп итәр өчен «Интертат»ка магнит булырга туры килде. Текст татарча, урысча, инглизчә чыга иде. Латин графикасы да эшләде. Ул чордагы укучы, шартлы рәвештә, акыллы, милли, зыялы иде», - диде ул.

«Мәсәлән, мине укучылар арасында Мәскәү дәүләт университетында программалаштыруга укучы вундеркиндлар шактый иде. Гади халыкны да интернетка җәлеп итәргә тырыштык: «Компьютер алыгыз, аның аша интернетка керегез», - дип аңлата идек. Газеталар, радио, ТВ безне халыкка укып танытты», - ди Гамил Нур.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100